Бүген лицей-интернатның 42 егете өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Укучыларны шәһәр мәгариф идарәсе баш белгече Халидә Нурулла кызы Шабалина, лицей-интернат директоры Ралиф Равил улы Сафиуллин, сыйныф җитәкчеләре Алмаз Гаяз улы Ризатдинов, Илдар Илгиз улы Хөсәенов, укытучылар һәм ата-аналар котладылар.
Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән, алда беренче сынаулар - имтиханнар көтә. Имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Ак юл сезгә, укучылар!