"ХӘЗИНӘ" - Төп бит

"Хәзинә" газетасы
Меню сайта
Сәхифә
Яңалыклар [48]
Бәйгедән бәйгегә [11]
Дәрескә [1]
Шигъри гөлбакча [2]
Гармония чувства и слова [1]
К уроку [1]
Статистика

Хәзер сайтта: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
1 2 3 ... 6 7 »

 

      Кичә лицей-интернат базасында "Сәләтле балалар белән эшләүдә инновацион технологияләр куллану" дип аталган шәһәркүләм семинар узды. Семинар кысаларында математика, рус теле, химия, инглиз теле укытучылары ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтте.

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 28 | Өстәде: khazina-redaktor | Дата: 23.04.2016 | Калдырылган фикерләр (0)

 

      Актаныш муниципаль районы "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат"та 13 нче майда укытучылар өчен "Гамил Афзал укулары" узачак.Катнашу өчен, гаризаларны 1 нче майга кадәр тапшырырга мөмкин.

Тулырак мәгълүмат белән беркетелгән файлдан таныша аласыз.

       Беркетелгән файл:  нигезләмә

Сәхифә: Бәйгедән бәйгегә | Карап алулар: 155 | Өстәде: khazina-redaktor | Дата: 02.04.2016 | Калдырылган фикерләр (0)

 

      II Республикакүләм "Яшь татнетчылар" интернет-проектлар бәйгесе Интернет челтәренең татар сегментында мәгълүмати технологияләр юнәлешендә сәләтле балаларны берләштерү, алар белән эшләү, аларны "Белем җәүһәрләре"  кебек дәрәҗәле интернет-проектлар бәйгеләренә әзерләү өчен үткәрелә.

Бәйгедә гамәлдә эшләп килүче сайты белән I-IX сыйныф укучылары - сайт авторлары катнаша ала.   Катнашу өчен гаризалар 3 нче апрельгә кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат белән беркетелгән файлдан таныша аласыз.

... Алга таба укы »

Сәхифә: Бәйгедән бәйгегә | Карап алулар: 18 | Өстәде: khazina-redaktor | Дата: 01.04.2016 | Калдырылган фикерләр (0)

 

    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы балалар арасында республика рәсем бәйгесе игълан итте. Ул 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алу кампаниясенә багышлана.

Рәсем бәйгесендә мәктәптә белем алучы 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Яшь категориясенә карап, аерым номинацияләр каралган: кече яшьтәгеләр (1-4 сыйныф), урта яшьтәгеләр (5-8 сыйныф) һәм өлкәәнәр (9-11 сыйныф).

Авыл һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тормышын яктырткан рәсемнәр А4 форматында кәгазьгә ясалырга һәм 20 майга кадәр юлланырга тиеш.

Адресы: 420014, К... Алга таба укы »

Сәхифә: Бәйгедән бәйгегә | Карап алулар: 35 | Өстәде: khazina-redaktor | Дата: 31.03.2016 | Калдырылган фикерләр (0)

 

    Шәһәребездә узган "МедиаПокорение" VII Бөтенроссия балалар һәм яшьләрнең массакүләм мәгълүмат чаралары фестивалендә лицей-интернатта эшләп килүче "Хәзинә" сайты "Татар телендә эшләнгән иң яхшы сайт" номинациясендә җиңү яулады.

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 29 | Өстәде: khazina-redaktor | Дата: 30.03.2016 | Калдырылган фикерләр (0)

 

    "Живая классика" Бөтенроссия шигырь укучылар  бәйгесенең шәһәр этабында 6 нчы сыйныф укучысы Лотфуллин Камил (укытучысы - О.В.Борзенкова) 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз! 

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 31 | Өстәде: khazina-redaktor | Дата: 23.03.2016 | Калдырылган фикерләр (0)

 

    Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 81 нче мәктәптә XIV  регионара фәнни-гамәли Каюм Насыйри исемендәге укулар узды. Әлеге укуларда 11 нче сыйныф укучысы Хөсәинов Айнур Илшат улы уңышлы чыгыш ясап, II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Айнурны һәм химия укытучысы Карамова Венария Салих кызын котлыйбыз! 
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 38 | Өстәде: khazina-redaktor | Дата: 21.03.2016 | Калдырылган фикерләр (0)

 

    Шәһәребезнең  38 нче мәктәбе базасында узган "Белем дөньясында" дип аталган төбәкара конференциядән 6 нчы сыйныф укучысы Гыйззәтуллин Эгзаметдин (укытучысы - Солтангаәрәев Э.Н.) II дәрәҗә диплом белән кайтты.  Котлыйбыз!
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 40 | Өстәде: khazina-redaktor | Дата: 19.03.2016 | Калдырылган фикерләр (0)

 

      Татарстан Республикасы "Сәләт" иҗтимагый фонды, "Сәләт" яшьләр үзәге Флүс Латыйфи исемендәге "Сәләткә нур булган йолдызлар" ачык әдәби ярыш оештыра.  Тулырак мәгълүмат белән беркетелгән файлдан таныша аласыз.

       Беркетелгән файл:  нигезләмә

Сәхифә: Бәйгедән бәйгегә | Карап алулар: 77 | Өстәде: khazina-redaktor | Дата: 17.03.2016 | Калдырылган фикерләр (0)

 

    Хөрмәтле гүзәл затларыбыз!

    Барыгызны да яз аеның гүзәл бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән котлыйбыз. Җан сихәте, сәламәтлек ташламасын, мөлаемлек йөздән югалмасын. Йөзегезгә бәхет чаткылары гына сибелсен!

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 47 | Өстәде: khazina-redaktor | Дата: 07.03.2016 | Калдырылган фикерләр (0)

Сайтка керү
Эзләү
Календарь
«  Август 2016  »
ДүшСишЧәршПәнҗҖомШимЯкш
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив
Дусларыбыз
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz