Кичә лицей-интернат базасында "Сәләтле балалар белән эшләүдә инновацион технологияләр куллану" дип аталган шәһәркүләм семинар узды. Семинар кысаларында математика, рус теле, химия, инглиз теле укытучылары ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтте.
Шәһәребездә узган "МедиаПокорение" VII Бөтенроссия балалар һәм яшьләрнең массакүләм мәгълүмат чаралары фестивалендә лицей-интернатта эшләп килүче "Хәзинә" сайты "Татар телендә эшләнгән иң яхшы сайт" номинациясендә җиңү яулады.