2 нче апрельдән 8 нче апрельгә кадәр аралыкта Новосибирск шәһәрендә химия буенча илкүләм олимпиаданың соңгы этабы узды. Бирегә Рәсәйнең төрле төбәкләреннән химия буенча олимпиаданың регионара туры җиңүчеләре, призерлары - химияне бик шәп белүче 250 укучы җыелды. Шулар арасында Республика данын яклап катнашучылар арасында безнең лицейдан Хәйруллин Тахир да бар иде. Тахир бу юлы да сынатмады: ерак сәфәрдән призер булып кайтты. Химия укытучысы Карамова Венария Салих кызы белән Тахирны котлыйбыз! Киләчәктә дә яңа үрләр яуларга язсын, Тахир!