"Хәзинә" газетасы
Меню сайта
Сәхифә
Яңалыклар [48]
Бәйгедән бәйгегә [11]
Дәрескә [1]
Шигъри гөлбакча [2]
Гармония чувства и слова [1]
К уроку [1]
Статистика

Хәзер сайтта: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Төп бит » 2015 » Сентябрь » 12 » САЙЛАНГАН СӘХНӘ СЫНАВЫ
14:45
САЙЛАНГАН СӘХНӘ СЫНАВЫ

 

Ханә Сөләйманова, 79 нчы лицей-интернатның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

(Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәренә нигезләнеп, татар теленнән укучыларның белемнәрен тикшерү.)

"...Заман һәм мәдәният алга үскәнчә һәм, икенче төрле итеп әйткәндә, ихтыяҗ һәм мәҗбүрилек кебек нәрсәләр мәҗбүр иткәнчә, укыту рәвешләре төрлеләнер, монда исә акыл ияләре берләшәләрдер", - дип бик хаклы язган күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. Чыннан да, җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту процессы да һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Республикабызда белем һәм тәрбия бирүнең өр-яңа комплекслы программасы тормышка ашырыла башлады. 2010-2015 нче елларга мәгарифне үстерүне күздә тоткан "Киләчәк" программасы ул. Яңа мәктәп, киләчәк мәктәбенең төп максаты - зыялы, югары культуралы, актив тормыш позициясенә ия булган укучы шәхес тәрбияләү. Кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле. Бүгенге балаларыбыз тагын берничә елдан соң нинди кеше булыр, ата-бабаларының лаеклы дәвамчысы була алырмы?

Россия һәм Татарстан республикасы мәгариф системасының яңарыш чоры башка гамәлләр белән бергә укыту-тәрбия эшен үзгәртү, инновацион технологияләр куллануны да үз эченә ала.

Заман таләбе буенча, укучыларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныф сәгатьләрендә компьютер технологияләрен куллану буенча үз методикамны булдырдым. Фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уятуда компьютер технологияләрен куллану бик отышлы, дип саныйм мин. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп: дәрес материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була, укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар, контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары, төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә. Болар барысы да компьютер технологияләрен кулланганда укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Бу инде, һичшиксез, татар теле һәм әдәбиятының эчтәлегең безнең әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохитта шәхеснең үзенең урынын билгеләргә ярдәм итә. Төп максат - укучыларда фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерантшәхес тәрбияләү.

Лицей шартлары миңа дәресләрдә төрле видео техниканы уңышлы кулланырга мөмкинлек бирә. Кабинетым интернет челтәренә тоташтырылган компьютер, принтер, сканер, интерактив такта, проектор белән жиһазландырылган. Ә бу мөмкинлеклэр даими рәвештә
укытуның яңадан-яңа алымнарын эзләргә этәрә. Татар теле һәм
әдәбияты    дәресләрендә      компьютерның   мультимедиа мөмкинлекләреннән киң файдаланам. Дәресләрдә төрле видео, презентацияләр кулланам. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә презентацион Роwег Роint программасында эшләнгән укыган әсәргә иллюстрацияләр кулланам, алар, принтер аша чыгарып, укучыларга да таратыла. Укытуны интенсивлаштыру өчен тестларны нәтиҗәле кулланам. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен тестлар бик уңайлы.Тестны эшләп бетергәч, компьютер, нәтиҗә ясап, билге куя. Укучылар үзләре дә төрле презентацияләр ясыйлар, белемнәрне тикшерү дәресләрендә файдалану өчен Qbаicik программасында тестлар әзерләүдә дә ярдәм күрсәтәләр. Татар теле дәреслере өчен басма күрсәтмә материаллар бик аз, шуңа күрә укучылар интернет челтәренә чыгып, татарча сайтлардан төрле кызыклы материаллар бастырып алалар.

Бүгенге көндә мәктәпләрдә төрле предметлардан компьютер дәресләре өчен эшләнгән гамәли укыту программалары бар. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен дә интерактив дәреслекләр чыгарыла башлады. Әмма бу дисклар гына безнең ихтыяҗларны канәгатьләндерми. Шуңа күрә үз проектларымны да тормышка ашыра барам. Бүгенге көндә видеоларны актив кулланам. Бу, әлбәттә, видеоязмаларны гадәти карау гына түгел. Миндә видео материаллар карауның тәэсирен кабатлауның нәтиҗәле ягы белән берләштерү теләге туды. Һәм, шул принципка нигезләнеп, "Сайланган сәхнә сынавы" проектын төзедем. Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәренә нигезләнеп, татар теленнән "Эндәш һәм кереш сүзләр" темасы буенча укучыларның белемнәрен тикшерү өчен әзерләнгән әлеге проект шундыйлардан. Проект өчен "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәре видеоязмасыннан 5 — 7 минутлык кыска гына өзек сайлап алына. Интерактив тактада карау барышында программа нигезендә тукталышлар ясау күздә тотыла. Кинәт видеоязма туктый һәм укучылар каршына язмада булган текст нигезендә тест формасында сорау чыга. Укучылар сорауга дөрес җавап бирсә, язма алга таба дәвам итә, җавап ялгыш бирелсә, киредән кайтып, дөрес җавап булган урыннан күрсәтә башлый, һәр өлештә сораулар арта бара. Әлеге проект 7 нче сыйныфлар өчен татар теле дәресендә куллану өчен әзерләнде. Ә нигезенә Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" комедиясе 7нче сыйныфта татар әдәбиятыннан (А.Г.Яхин программасы буенча) әлеге әсәрнең өйрәнелүе нәтиҗәсендә сайланды.

Әдәбият дәресләре өчен дә алдан кызыксындыру уятуга, яки сөйләм үстерү дәресләре өчен өйрәнгәннәрне кабатлауга ярдәме тия. Миңа бу проектның техник ягын эшләүдә информатика укытучысы ярдәмче булды. Хәзер инде информацион технологияләр белән кызыксынучы балалар да бу эшкә катнаша башладылар. Татар теле һәм әдәбияты буенча мондый интерактив мультимедиа тестлар төрле сыйныфлар өчен эшләнгән.

Гомумән, видеоязмалар карауның төрле алымнарын үз эшемдә кулланам. Мәсәлән, 5-7 минутлык өзекне алдан карау, аннан тавышны ябып кабатлау барышында укучылардан диалог төзетү, яки, киресенчә, рәсемне аерып куеп, тавышка нигезләнеп, әсәрне уйнап күрсәтү. Әсәрнең өзеген карау барышында бирелгән язмадагы бер герой турында репортаж язу һ.б. Төрле канатлы әйтелмәләрне, геройларның хис-кичерешләрен өйрәнү өчен дә шундый ук сәхнә өзеге файдаланыла ала.

Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикри тирәнлеген ачып бирә, аны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала.

"Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү — укытучының беренче эше булыр," - дигән Р.Фәхреддин. Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, Р.Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.

 

Категория: Дәрескә | Карап алулар саны: 438 | Өстәде: khazina-redaktor | Рейтинг: 0.0/0
Барлык калдырылган фикерләр: 0
avatar
Бәйге
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка керү
Эзләү
Календарь
«  Сентябрь 2015  »
ДүшСишЧәршПәнҗҖомШимЯкш
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Архив