5 ноябрьдә Татарстанның база мәктәпләре укытучылары өчен диагностик тест уздырыла. Аның нәтиҗәләре укытучыларны яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча эшне оештырырга ярдәм итәчәк. Диагностик тестны үтүдә рус, татар, чит телләр, тарих, җәмгыять белеме, математика, информатика, физика, химия, география, биология укытучылары катнаша. Диагностик тест ТР иминлек советы утырышының "Татарстан Республикасында урта белем бирү системасын камилләштерү турында"гы беркетмәсен һәм белем бирү сыйфатын бәяләүнең төбәк моделен булдыру проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.