Рус әдәбияты буенча узган олимпиаданың шәһәр этабында безнең егетләр уңышлы гына чыгыш ясадылар. 9А сыйныфы укучысы Гибадуллин Арслан җиңү яулады, ә 10 нчы сыйныф укучысы Чигвинцев Александр - 2 нче, 11 нче сыйныф укучысы Исаков Вадим - 3 нче урынга лаек булдылар. Рус теле укытучылары: Шаванова Лилия Назиф кызын, Борзенкова Ольга Викторовнаны, Еналиева Альбина Шагидулла кызын һәм җиңүчеләребезне котлыйбыз!