Татарстанда 22 нче июльдән 22 нче октябрьгә кадәр "Китапка яңа тормыш бүләк ит!" хәйрия акциясе башланып китә. Проект кысаларында лицей егетләре дә китапханәгә укыган китапларын, матур әдәбият әсәрләрен бүләк итә ала.
Акциядә катнашу ихтыяри нигездә тормышка ашырыла. Лицей укучылары гына түгел, теләге булган һәркем әлеге чарага кушылырга мөмкин.