25 нче апрель көнне шәһәребезнең беренче санлы балалар һәм яшьләр иҗат сараенда "Фән җилкәннәре" исемле республикакүләм фестиваль 16 нчы тапкыр узды. Фестивальдә катнашкан егетләр сынатмадылар: химия юнәлеше буенча Хәйруллин Таһир - I дәрәҗә , ә Хөсәенов Айнур - II дәрәҗә, Гыйльфанов Артур III дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Егетләрне һәм укытучылары Карамова Венария Салих кызын котлыйбыз!