Татарстанда янәдән "Мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе старт ала. Әлеге акциянең төп максаты - мөмкинлеге һәм теләге булган кешеләрне үзләре белем алган уку йортын яңа уку елына әзерләүгә ярдәм кулы сузуга җәлеп итү, ягъни иганәчелеккә тарту.
Бу саваплы чарада Сез дә катнаша аласыз, лицейны тәмамлаган егетләр!