Мәгариф һәм фән министрлыгының 23 нче мартта чыккан 1808/15 санлы боерыгы нигезендә, ABBYY компаниесе белән берлектә 10 нчы сыйныфларда белем сыйфатын тикшерү максатыннан мониторинг уздырылачак. 18 нче апрельдә - рус теленнән, 23 нче апрельдә физика һәм җәмгыять белеменнән мониторинг үтү көтелә.